Логотип Идель
Саннар

ОКТЯБРЬ 2020

05 октября 2020 ОКТЯБРЬ 2020

Кечкенә чакта «Ялкын»ның яңа саны килер вакыт җиткәч, көнгә әллә ничә тапкыр капкабызга беркетелгән почта тартмасын карар өчен урамга чыга идем. N-нчы кат чыкканда, ниһаять, хат ташучы апай көтеп алган кадерле яңа санны калдырып киткән була! Һәм менә бәхет баса инде бөтен дөньяңны! Башта рәхәтләнеп буяу исен иснисең, аннары тотынасың таныш йөзләр, таныш исемнәр эзләргә... Постер битен ачасың, әкиятне укып аласың...

Еллар узды, әмма берни үзгәрмәде диярлек! Яңа санны хәзер дә шулай көтеп алабыз! Әмма ул почта әрҗәсенә түгел, редакция бүләмәсенә килеп кереп, безне бәхетле итә! Балачактан килгән «Ялкын»лы мәхәббәт безне хәзер аны чыгаручы абый-апалар итте дә куйды шулай. Хәзер инде сезнең почта тартмаларына ул тизрәк барып җитсен өчен без кызыклы язмалар әзерлибез, матур фотолар төшерәбез, мавыктыргыч бәйгеләр уздырабыз...

Менә октябрь саны дөнья күрсен өчен дә барыбыз да тырыштык. Тышлыгыбыз аша нур таратучы сөйкемле Сәидә Мөхәммәтҗанова бу санны ямьләп кенә калмый, аның эчтәлеген дә чагылдыра. «Созвездие-Йолдызлык» фестивале аша танылган сәләтле кызыбыз белән әңгәмә 4 биттә урын алды. 5-7 битләрдә исә 20 еллык тарихы булган фестиваль турында яздык. Фотолар, әңгәмәләр аркылы сез дә «Йолдызлык»ның Гала-концертында «булып кайтыгыз» әле!  

Октябрь ае дигәч, Укытучы көне искә төшә. Хөрмәткә лаек һөнәр ияләре турында күпме генә сөйләсәк тә, аз булыр. Шуңа күрә...үзләреннән сөйләттек ;-) Зәринә Рамис кызы Фазылованың көндәлегендә яшь укытучының уйлары, хыяллары, теләкләре һәм... анысын үзегез укып белерсез! Язма сезне 12-14 битләрдә көтә.

Хәтерлисезме, бу көнгә махсус флешмоб та игълан иткән идек. Өлгер укучылар мөгаллимнәрен котлап, фотоларын безгә инде сентябрьдә үк җибәреп куйды. Килгән котлаулар белән 15 биттә таныша аласыз.

TikTokны үз итүчеләр арагызда күпме? Ә The Duslar House проекты белән танышмы сез? Зур йортта торып, татар телендә кызыклы контент тудырып, иҗат итүче бу яшьләр хакында Илүзә Касыймова язмасы аша тулырак белә аласың.

«Биемәсәм, бар җирем авырта», – ди «COMBOnation X2» брейк-данс һәм граффити буенча халыкара турнир җиңүчесе Алик Хәкимов. Курган шәһәрендә туып-үскән сәләтле егет белән Зилә Сабитова аралашты һәм аның  турында бик күп кызыклы фактлар белде. Алик сиңа постердан да елмая!

Бал корты, кырмыскалар, үрмәкүч... Калтырап куйдыңмы? Курыкма. Алардан чирканырга кирәкми. Миләүшә Нигъмәтуллина язмасын укып, син әлеге бөҗәкләр турында моңа кадәр ишетмәгән бик күп мәгълүматны белерсең. «Коръәндә искә алынган бөҗәкләр» язмасы 34-35 битләрдә урын алды.

Бу санда синең өчен тагын бер ярыш игълан итәргә булдык! Гади ярыш түгел ул, иҗади ярыш! Зилә Сабитова башлап җибәргән хикәяне дәвам итеп язарга кирәк. Фантазияңне эшкә җик тә, мавыктыргыч дәвамын тәкъдим ит, әйдә. Иң кызыклы борылышлар, үзенчәлекне йомгакка ия әсәрнең җиңүчесен бик шәп бүләк көтә! Әсәрләрне yalkin@bk.ru адресына кабул итәбез. Хикәянең башы белән журналның 43 битендә танышырга мөмкин, шулай ук безне аны сайтыбызга да куячакбыз. Сездән иҗади «атака» көтәбез, кызлар-егетләр!