Логотип Идель
Саннар

ОКТЯБРЬ 2019

15 октября 2019 ОКТЯБРЬ 2019

«Октябрьдә, октябрьдә

Яңгырлар бик еш ява,

Бар үләннәр дә саргая,

Чикерткә тынып кала.»

Әлеге шигырьнең авторы Мөнир Мазунов октябрь аен шулай тасвирлаган. Чынлап та, тәрәз артына кайчан карама, яңгыр да яңгыр... Әмма моңсуланып утырырга сәбәп юк! «Ялкын»ның яңа саны дөнья күрде бит! Әйдәгез, аңа бергәләп күзәтү ясый.

Тышлыктагы җитди егетне күпләрегез танып та алгандыр, шулай бит? Айдар Шәйхин бит бу! «Фән» рубрикасын алып баручыбыз. Яңа санда Айгөл Абдрахманова аның нинди укытучы булуын ачыклаган. Журналның 4-5 битләрендәге интервьюны кайнар килеш укып чык әле!

Эльза һәм Искәндәр Нәбиуллиннарның «Урман клубы» проекты турында ишеткән идегезме әле? Хәбәрчебез Әлфинур Әхмәтшина әлеге проект хуҗалары белән аралашкан. Ноябрь санында түкми-чәчми бар белгәнен ул безгә дә сөйли.

Шоу-биз сәхифәсендә беләсезме кем кунак булган? Эльмира Кәлимуллина! Аның белән интервьюны журналыбызның 12-12 битләреннән табып укырсың, ярыймы?

Талия Төхфәтуллина 15 биттә безгә чемпионлык серләрен ача. Аның әңгәмәдәше спортта зур уңышларга ирешкән Алмаз Закиров белән син дә таныш!

Кызларның ник бизәнгәнен беләсең килсә, 36-37 битләргә күз сал. Айназ Сөләйманова бу темага ачыклык керткән.

«Сәләт»ле җәеңне сагындыңмы? Алайса, тизрәк Резидә Әлмиева язмасын укып чык. Ул безгә «Сәләт Гайрәт» аланы турында бәян итә.

44-45 битләрдә язучы, журналист Вакыйф Нуриевның мәхәббәт тарихы урын алды. Сакаллы мәхәббәт тарихын беләсегез килсә, тизрәк укып чыгыгыз!

Кыскасы, кызыклы язмалар бихисап күп. Яңгырлы көннәрне ямьләп җибәрергә теләсәң, октябрь саны сиңа, һичшиксез, булышачак!

Чаткы Ялкынлы