Логотип Идель
Саннар

ОКТЯБРЬ 2018

16 октября 2018 ОКТЯБРЬ 2018

Сүзем һәрвакыттагыча матур итеп табигать, көндәлек тормышыбыз турында сөйләүдән башлый алыр идем. Тик! Тик бу юлы башкача итәргә булдым әле. Табигатькә соклану гүзәл эш, әлбәттә. Тик «Ялкын»ның яңа саны турында сөйләшү күңеллерәк тә, рәхәтрәк тә. Аңламый калган булсагыз, тагын кабатлыйм әле: «Ялкын»ның октябрь саны дөнья күрде. Хәер сез аны үзегез дә күргәнсездер инде. Ә күрмәүчеләр өчен әлеге анонсны тәкъдим итәм. Алып укырга бер сәбәп булыр. Киттек! Бу санда «Ялкын»лыларны мәктәп укучыларыннан гаять күп язмалар көтә. «Күңелләрдә – җиләкле җәй җылысы» һәм «Икенче кеше булып кайттым» язмалары журналыбызны ачып кына калмый, бөтен санга үзенә күрә атмосфера бирә. Шушы ике язманы укуга, «Әһә, бу санда җылы җәйне дә искә алабыз, көз турында да сөйләшәбез, зур уңышларга ирешкән яшьләр белән танышабыз икән», – икән дигән уй килер башыгызга. Һәм сез һич ялгышмассыз. «Тышлыкта кем?» рубрикасында тәкъдим ителгән геройлар белән бәлки танышып та өлгергәнсездер инде. Шаян һәм Биби кем өчендер телевизор экраннары аша таныш булса, кемнәрдер алар турында «Ялкын» сайтыннан да укып өлгергәндер. Октябрь һәркем өчен дә укытучылар көне белән истәлекле. Шуңа күрә дә «Ялкын» бе теманы яктыртмый кала алмады. Укытучылар һәм «Ялкын» дуслыгы турында да онытырга ярамый бит. «Идеаль укытучы нинди?», «Менделеевның күзе шакмак булгандыр, ә!», «Кичер мине, укытучым...» язмалары да нәкъ менә шул темага багышланган булыр. Лаеклы ялга чыккан укытучылар нәрсә турында уйлыйлар, Менделеевның күзе ник шакмак булган, татар эстрада йолдызлары нәрсә өчен укытучыларыннан гафу үтенә? Барысына да җавап безнең язмаларда булыр. Ә менә «Җыр укытучысы җыр тыңламый» язмасы укытучы тормышы турында гына түгел, мәктәп укучысы тормышы хакында да сөйләр. Укучылар турында сөйли башлаганбыз икән, «Спортка китергән авыру», «Биосфера: җәйне файдалы уздыру сере», «Кулга автомат кына тоттырсыннар!» язмасын да искәртергә тиешбез. Кайсы кызлар кулга автомат тотып көрәшкә чыгарга әзер булуын беләсегез килсә, 10-11нче битләрне укымый калмагыз. Без әниләр өчен ничә яшьтә дә бала булып калган кебек, укучылар да укытучылар өчен шулай калалар. Ышанмасагыз, «40 елдан соң кабат парта артына» язмасын укып карагыз. Балалар редколлегиясе әгъзасы Аяз Әһлиуллин белми язмас. «Ялкын»ның октябрь саны укытучылар көненә йөз тотып эшләнгән булса да, «Замана һөнәрләре» (бу санда – биологлар турында укый аласыз), «Медлайфхак» (каһвә һәм энергетиклар турында сөйләшербез), «Кызыклы фән», «Спорт», «Ачык сандык», «Дин», «Финанс мәктәбе», «Сәләт» рубрикалары турында да онытмадык. «Шоу-биз» рубрикасына үзгәреш кертергә булдык әле. Бу санда сезне Ришат Төхвәтуллинның «Онытырга мине тырышма» клибына анализ көтә. Мондый формат ошаса (ошамаса да), безгә хәбәр итәргә онытмагыз. «Оялчан алма» рубрикасында сезне шок халәтенә китерәчәк язма көтә. Арттырмыйм. Чын дөресе. «Укытучыма гашыйк булдым» дигән сүзләрдән шәхсән мин тораташ каттым. Укып карагыз әле, артык җитди язма. Бу хакта фикер алышырга кирәк. Укучыларга һәм укытучыларга йөз тотып эшләгәч, мәктәп тормышы турында да язмый булдыра алмадык. «Яңа исем, иске фән...» язмасы шул темага багышланган. Хәтерләсәгез, моннан берничә ай элек «Дәреслекләр моны сөйләми» рубрикасын башлап җибәргән идек. Хәтер көненә бәйле бу рубриканы кабат кайтардык. Казан ханлыгы турында рәсми чыганакларда күрсәтелмәгән кызыклы фактларны белергә теләсәгез, 39нчы биткә күз салыгыз. «Ялкын»ның бер генә саны да иҗаттан башка була алмый. Бу санда исә журнал битләрен укучыларыбыз иҗаты да бизәп тора. Хикәяләр, әкиятләр белән бергә «ТеатрLIFE» рубрикасына да урын табылды. Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры турында яздык әле. Кереп карап «чыгыгыз». Үкенмәссез! Чаткы Ялкынлы ?? Әй, әйтергә онытылган. Бу айда да "Ялкын"ның иң язшы язма авторын билгелибез. Журналыбызның сентябрь санының иң яхшы авторы дип Әлфинур Әхмәтшина билгеләнде. Бүләккә йолдыз белән свидание бүләк итәбез, дип вәгъдә иткән идек тә, Әлфинур "Үзем теләгән шагыйрь белән очрашу сайларга ярыймы?" - дип сорады. Ә сезнең теләк - безнең өчен канун. Шуңа күрә тиздән шагыйрь белән свидание турында язма чыгачак әле. Көтегез!:)) [poll id="18"]