Логотип Идель
Саннар

ОКТЯБРЬ 2017

18 октября 2017 ОКТЯБРЬ 2017

Йә, дустым, нихәл? Сөйләп җибәр: уку, мәктәп тормышы ничек бара? Көз ничек сиңа? Көзне әйтәм әле, җәйдән әйбәтрәк булырга охшап тора, җылы көннәре дә шактый булды, яңгырлары да сирәк ява. Безгә мондый һава торышы ошый, сиңа да шулайдыр дип өметләнәбез. Әгәр сиңа күңел кояшыңны кабызырга көзнең җылы көннәре генә җитмәсә, тизрәк «Ялкын» журналын ал кулыңа. Журналыбыз сине «Ялкын»ландырыр, кайнар хәбәрләре белән җылытыр, күңелле язмалары белән кәефеңне күтәрер һәм белем өстәр. Нәрсәләр бар соң анда, дисеңме? «Ялкын» белән бергә син, гап-гади мәктәптә белем алып, 17 яшендә Иннополис Университетында укыта башлаган Арслан Гомәров белән таныша аласың. «Ялкын» журналы үзенең «Лидерлык мәктәбе» сәхифәсен дәвам итә һәм бу санда сине шагыйрь, язучы, күренекле дәүләт эшлеклесе, «Ялкын» журналының редколлегия әгъзасы Разил Исмәгыйль улы Вәлиев белән бик кызыклы әңгәмә көтә. Һәр сан саен чыгып килә торган «Дин дәресләре», «Кызыклы фән», «МедЛайфХак» рубрикалары да укучыларны куандыруын дәвам итә. Сине данлыклы шахмат уенчысы Сергей Карякин белән әңгәмә, сәгатьне минутка сыйдыра белүче тылсым ияләре турында бик кызыклы язма, «Табигать сагында – зәңгәр ягулык» бәйгесе җиңүчеләре белән танышу көтә. Ничек диләр әле: «Чебешләрне көзен саныйлар»мы? Кыскасы, без дә көзге чебешләрне, әй, түгел лә, яңа пешкән студентларны санарга булдык һәм «Вузлар рейтингы-2» материалын тәкъдим итәбез. Әй, сөйли, сөйли, бөтенесен сөйләп бетерә язганбыз. Спойлер китте бугай. Шуңа күрә, шушы урында тукталыйк. Журналыбыз битләрендә кызыклы язмалар бихисап әле. Кыскасы, «Ялкын» белән бергә бул һәм үкенмәссең!