Логотип Идель
Саннар

МАЙ 2020

12 мая 2020 МАЙ 2020

Бу елгы яз башкаларына охшамаган. Бу елгы язны без өйләребездә утырып каршы алдык. «Ялкын»ның май саны башка вакыттагы сыман редакциядә түгел, ә редакция хезмәткәрләренең өйләрендә әзерләнде. Һәрбер сан кадерле, әмма бу сан – аеруча. Әйдәгез, бергәләп, күзәтү ясыйк аңа.

Тышлыгыбызны бизәүче кыз – Зөлфия Шәфигуллина. Ул Ш.Мәрҗани исемендәге 2 гимназиядә белем ала. Киләчәктә исә Оксфордта белем алырга планлаштыра! Шуңа күрә бүгеннән үк әзерләнә, белемнәрен баета Зөлфия. Кызыксынулары, шөгыльләре, уңышлары да күп аның, 4-5 битләрне укып таныша аласың.

6-7 битләрдә синең өчен Ышаныч телефоны турында язма әзерләдек. Әлеге язманы укып, бу төр ярдәм күрсәтүнең барлык нечкәлекләре хакында белергә мөмкин.

«Гитара тотып туган егет» Илшат Гыйльметдинов турында ишеткәнең бар идеме? Бәлки аның башкаруында каверлар тыңлаган булгансыңдыр? Айлия Хаҗиева Илшаттан интервью алган, 8-9 битләрне тизрәк укы!

Пейтон Моормиев. Танышмы сиңа бу исем? Айзилә Абдрахманова аны «кызларның – мәхәббәте, егетләрнең – нәфрәте» дип атый. Интернет йолдызы булган әлеге егет турында мәгълүматны тулырак 11 биттән таба аласың.

Рүзәл Шәрипов исә акчаны җилгә очыру...әй, юк, аэроторбалар турында яза! Парашют белән сикерергә курыккан, әмма бик тә, бик тә кошлар урынында булып карарга теләүчеләр өчен бу менә дигән альтернатива икән бит! Тизрәк 14-15 битләрне укы. Язмада беренче мәртәбә аэроторбада очарга җыенучылар өчен лайфхакларны да табарсың!

Таҗлы вирус. Бу сүзне инде өйдәге үтүк тә әйтә бугай... Айдар Шәйхин әлеге темага фәнни яктан якын килде. Аның язмасы сине 16-17 битләрдә көтеп тора. 

THE KAM – Камил Котдусов иҗаты белән танышмы син? Юк икән, танышу өчен иң шәп вакыт! Иманым камил, битараф калмаячаксың! Журналның 22-25 битләре дә тулаем аңа багышланды. Интервьюны укып чык та, постерны диварыңа элеп куй!

Әти-әниегез Инстаграмга теркәлгәнме? Балалар редколлегиясе белән берлектә Резидә Әлмиева әти-әниләрнең блогларын төрләргә аерды һәм аларга анализ ясады. Шулай ук блогны яхшыру ысулларын да тәкъдим итте ул. Ягез, сынап карыйк! Язма 26-27 битләрдә.

Ураза тотуыңны Инстаграмда күрсәтергә ярыймы? Бу мактану, кылану булмыймы? «Барысы да нияттән тора», – ди Рамил хәзрәт Юнысов. «Иске Таш»мәчете имам-хатыйбының Рамазан аена һәм башка дини темаларга кагылышлы сорауларга  биргән җавапларын 34-35 битләрдә табарсыз.  

Бу ел Республикабыз өчен аеруча әһәмиятле ел. ТАССР төзелүгә 100 ел тулуын бәйрәм итәсе көннәр бу. Кызганыч, һәркемгә билгеле сәбәпләр аркасында, зур тантаналар әлегә оештырылмады. Әмма журналыбыз битләрендә без бу түгәрәк датага кагылышлы язмаларны даими бастырып килдек. Май санының 42-43 битләрендә исә Республикабыз үсешенә үзенең уңай йогынтысын ясаган җитәкче шәхесләрне һәм алар идарә иткәндә булган кайбер мөһим вакыйгаларны яктырттык. Язма белән тулысында сайттан  укып, танышырга да мөмкин.

Май аенда тагын бер мөһим бәйрәм – Бөек Җиңү көнен дә искә алмыйча мөмкин түгел. Бу ел Җиңүгә 75 ел. «Ялкын» битләрендә «Гаиләм тарихында – сугыш» сәхифәсенә килгән хатларны бирүебезне дәвам итәбез. Бу санда сез шулай ук сугышның ике гаилә тарихында калдырга эзләре хакында укып белә аласыз. Язмалар 44-45 битләрдә урын алды.

Журналның соңгы битендә (без «4нче тышлык» дип йөртәбез) синең өчен кызыклы бирем урын алды. Исемеңнең һәм фамилияңнең беренче хәрефләрен табып, җәйге каникулда ниләр эшләячәңне ачыкла һәм Инстаграмга сторис итеп кертеп куй! Безне билгеләргә онытма – @yalkin_zhurnali. Мин менә, мәсәлән, «иңнәремә көянтә асып...Сабантуйга чыгачакмын» икән! Сабан туйлары булса, көянтә асып та чыгар идем әле...