Логотип Идель
Саннар

ИЮЛЬ 2018

18 июля 2018 ИЮЛЬ 2018

“Ялкын” журналының июль саны дөнья күрде: ай саен чыга торган журнал, гадәттәгечә, бай эчтәлекле булуы белән үз укучыларының – урта һәм олы яшьтәге мәктәп балаларының көтеп алган кунагына әйләнәчәк. ...Җәйнең әле яртысы гына узды, ә төрле вакыйгаларның шаһите булырга өлгердек инде. Футбол буенча Дөнья чемпионаты гына да ни тора! “Ялкын” да гомерлеккә истә калырлык әлеге мөһим вакыйга үзәгендә кайнап яшәде – футбол матчларын тамаша кылды, җанатарлар белән очрашты, волонтерларның хәлен белде, кыскасы – футбол белән яшәде. Шул ук вакытта башка чаралар һәм яшьләрне кызыксындырган темалар да читтә калмады. “Ялкын”ның июль санын кулыгызга алуга сезне тышлыктагы герой – “икенче Миңгол Галиев” – Кукмара районы егете Ирек Хаммадиев сәламләр; “Иртәнге чәй” ди-джее Индира белән таныштырыр; Уен аша – Болгар дәүләтенә “килеп чыгарга” булышыр; Коръән укуның җан тынычлыгы булуына инандырыр, дөньяны ачучы гарәпләр белән очраштырыр... Болар – 48 битле журналның әле кайбер язмалары гына. “Ялкын” белән якыннанрак танышырга теләсәң, аны кулга төшерергә ашык. Иң җиңел ысулы – почта аша яздырту! Һәр айның 20сенә кадәр язылсагыз, киләсе айдан “Ялкын” сезнең өегезгә үзе килер! Язылу индексы: П2334. Ә журналга өйдән дә чыкмыйча язылам дисәң, банерга бас ⇓⇓⇓ Шулай ук июнь санының иң яхшы язмасын да билгеләп үтик. Бу юлы укучыларыбызның күңеленә Айназ Сөләйманованың "Күңеленә сандугач ияләшкән" дигән язмасы хуш килгән. Котлыйбыз! Айназны редакциябездә көтеп калабыз - диплом һәм бүләк әзер!  Дустым, “Ялкын”ның яңа санын укып чык һәм безгә айның иң яхшы язмасын билгеләргә булыш. Авторларыбызны бүләкләр көтә! [poll id="11"]