Логотип Идель
Саннар

ГЫЙНВАР 2019

29 января 2019 ГЫЙНВАР 2019

2019нчы елның салкын җилләрен, гыйнвар узып барганлыкны сизәсезме? Ә без менә сизәбез. Чөнки 2019 безнең өчен аеруча мөһим һәм кадерле ел. Шуңа күрә һәр көнен, сәгатен, минутын тоеп, татып калырга тырышабыз. Безгә быел 95 яшь! Бик зур сан булса да, хезмәткәрләребез дә, күңелебез дә яшь, журнал битләрендә урын алган язмаларыбыз да гел яшьләр өчен. Туган көнебез хөрмәтенә Сезнең өчен бүләкләр, кызыклы конкурс һәм стипендияләр дә әзерләп куйдык. Бер елга җитәрлек бүләк һәм яхшы кәеф бүләк итәчәкбез. Ә ниндиерәк бәйгеләр булуын журналның алгы битен укып белә алырсың. Игътибар иткән булсагыз, журналыбыз битләрендә сездән килгән язмалар гел арта гына бара, штаттан тыш авторларыбыз да яңарып тора. Бу санда, мәсәлән, сезне Айназ Сөләйманованың «Әни, бу – чит ил!», Динә Нәҗметдинованың «Чемпионның хәтта төшләре дә үзгәрә» мәкаләләре, Әгерҗе егете Илфас Хәмидуллинның баллы мамык аппараты ясау тәҗрибәсе турындагы язмасы урын алды. Айзилә Абдрахманова исә бөтенебез күреп ишетеп белгән брендларның барлыкка килү тарихлары турында сөйли. Ксероксның «әтисе» һәм аңа исем кушу процессы турында белмисеңдер әле бәлки. Алайса 15нче битне ачып укырга тәкъдим итәм. Ай саен кабатлана, әй, түгел лә, ай саен яңарып тора торган рубрикаларыбыз да үз урынында. Бәйрәм хөрмәтенә алар да «яңа күлмәк» киделәр, тагын да матурландылар. «Замана һөнәрләре» рубрикасы, мәсәлән, «WorldSkills-2019» рубрикасы кысаларында чыгып барачак. 16-17 битләрне ачып кара әле. Яңалыклар ошармы икән? Фикереңне әйтерсең бит? «Медлайфхак» рубрикасында бу санда тешләрне агарту ысуллары турында сөйләрбез. «Йолдызлы киңәш», «Шоу-биз» рубрикаларында да үзгәрешләр булмады түгел. Бу санда, мәсәлән, балалары татарча сөйләшми торган йолдызларны сүктек әле бераз. Әйе, әйе, без усал да була беләбез. Ә «Шоу-биз» рубрикасында «Ялкын» редакциясендә төшерелгән клип турында сөйләдек. Йолдыз дигәч тә гел җырчы абый-апалар гына күз алдына килә никтер. Чынлыкта 12 яшьлек (синең яшьтәшең, энең-сеңлек кебек) йолдызлар да бар икән. 8-9 битләрдә шундыйларның берсе булган Данил Зиннәтуллин белән танышу көтә сине. Яңа ел яңа авторлар белән кадерле безнең өчен. Гыйнвар санынына һәм «Ялкын»ның юбилей елына «Тамырлардан кан урынына көй ага» язмасы белән килеп керде Миләүшә апа Гафурова. Шәп килеп чыкты. Эффектлы чыгыш. 42-43нче битләр. Ачып карагыз әле. Ошармы икән? 2019да якын дустыбыз «Сәләт» тә үзенең туган көнен бәйрәм итә. Безгә – 95, аңа – 25. Арабызда 70 ел булуга карамастан, дуслыгыбыз көчле. Гел бер-беребезгә терәк булып, ярдәмләшеп торабыз. 12-13нче битләрне укып кара. Ни турында сүз барганын аңларсың. 2019 ел нинди булыр дип уйланганыгыз бардыр инде? Без менә бераз фал ачып алырга да булдык әле. Әмма безнең фал уйдырма түгел, фактларга нигезләнгән. Кыскасы, 24-25нче битләрдә безнең фаразлар белән таныша аласың. «Кызыклы фән» рубрикасын, игътибар иткән булсаң, хәзер Айдар абый Шәйхин түгел, Таңсылу апа Алтай алып бара башлады. Төркиядән тырып безгә язучылар да бар хәзер! Шәп бит?! Чит ил дигәннән, безнең хәзер Польшада да үз корреспондентыбыз бар. Чын әгәр! Күптәнге авторыбыз Миләүшә апа Нигъмәтуллина хәзер Лодзь шәһәрендә яши һәм махсус безнең өчен репортажлар әзерли. Айдар абый Шәйхин югалдымы әллә дип аптырамагыз. Айдар абый берничә ай Актанышта укытучы булып эшләп кайтты. Шул хакта безгә дә язма әзерләде. 34-35нче битләр. Кызыклы тәҗрибә. Ачып кара әле. Сиңа ошарга тиеш. Туган көн булгач, бу хакта да язмый булдыра алмадык. Әмма үзебез турында түгел, «Ялкын»лы шәхесләребез хакында язарга булдык. Кемнәр соң ул «Ялкын»лы шәхесләр» дигән сорау туса, һичшиксез, 46-47нче битләрне битләрне ачып карарга кирәк булыр сиңа. Әлбәттә, журналыбыз битләрендәге язмалар моның белән генә чикләнми. «Спорт», «Оялчан алма», «Оялчан алма+», «Дин», «Ел йомгагы», «Татар теле», «Ватандашлар», «Дөнья әдәбияты» рубрикалары да Сезгә ошар дип ышанып калам. Журналны укып чыккач, безгә дә хәбәр бирергә онытмассызчы. Безгә Сезнең фикерне белү бик мөһим. ❤? Ярый, журнал битләрендә очрашырбыз.✨? Әлегә пока, пока! ?✋? Яратып, Чаткы Ялкынлы ?