Логотип Идель
Саннар

ГЫЙНВАР - 2018

23 января 2018 ГЫЙНВАР - 2018

Йә, ничек, кышкы яллардан ял иттеңме? Көлмә-ә-ә, чынлап сорыйм. Уку сагындырмадымы әллә сине? Менә без эшебезне сагынып чыктык яллардан һәм шунда ук киләсе ай өчен сезгә кызыклы язмалар әзерләргә керештек. Ә әлегә ябалак-ябалак яуган карларга сокланып, тәмле чәй эчә-эчә “Ялкын”ның гыйнвар санын укырга тәкъдим итәм. Журналның бу санында сине бик үзенчәлекле кызлар һәм егетләр белән танышу көтә. Ышанмыйсыңмы? Алайса, “Ялкын”ның “Тышлыкта кем?” рубрикасын укы. 16 яшендә Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый ярдәмчесе булган Тимерхан Шәйхетдинов белән әңгәмә бик кызыклы тоелыр сиңа. Әгәр урамнан барганда, кисәк туктатып, “Син чын татарлык серләрен беләсеңме?” – дип сорасалар, ни дип җавап бирер идең? “Нуу, өчпочмак, бәлеш, чәй һәм мунча керергә ярату”, – дип җавап бирү “не считается”! Башка төрле җавап белмәсәң, әйдә, тизрәк “Татар кызы көндәлеген” укы. Министр-министр диябез дә, куркып калабыз шул серле кешеләр алдында. Ә куркырга кирәкми икән. “Лидерлар мәктәбе” проекты катнашучылары да шулай уйлый хәзер. Татарстанның Мәдәният министры белән очрашуда булып кайтканнан соң, беренче карашка бик кырыс булып тоелган кеше белән дә чәй эчә-эчә җанлы сөйләшү оештырырга була икән. Айрат Сибагатуллин турында интернет битләрендә нинди дә булса мәгълүмат табу бик читен. Ә менә “Ялкын” хәзер Айрат Миңнемулловичның бөтен серләрен белә. Замана һөнәрләре турында күп сөйләштек инде. Тик безнең сөйләр сүз әле бетмәде. Шуңа күрә “Ялкын”нан сиңа тагын бер бонус язма. Әлбәттә, кызыклы язмалар моның белән генә чикләнми. “Ялкын” битләрендә без синең белән медицина лайфхаклары, Татарстан территориясендә яшәүче төрле милләт вәкилләре, йолдызлар тормышы, яшь журналистларның маҗаралары, ислам һәм сәламәтлек турында сөйләшүне дәвам итәбез. Оныта язганмын: бу санда сине бик мөһим һәм кызыклы бер тема көтә. 27нче битне ачып кара әле. Мәкаләне укып чыккач, бу хакта ни уйлавыңны безгә дә язсаң әйбәт булыр иде. Сәлам белән, Чаткы Ялкынлы