Логотип Идель
Саннар

ФЕВРАЛЬ 2019

19 февраля 2019 ФЕВРАЛЬ 2019

2019 «Ялкын» журналы өчен аеруча мөһим һәм вакыйгаларга бай ел. 2019ның мартында «Ялкын» үзенең 95 яшьлек юбилеен бәйрәм итәчәк. Шул уңайдан «Ялкын» журналы үзенең укучыларына күңелле бүләкләр ясый, һәр санны үзенчәлекле һәм файдалы итәргә тырыша. Журнал тышлыгында балкучы хәрби киемле туташны күреп аптыраучыларга «Тышлыкта кем?» рубрикасын укырга киңәш итәбез. Инде бүгеннән киләчәген хәрби тормыш бәйләргә, кайчан да булса армиягә барырга хыялланучы Гөлназ Вильданова белән әңгәмә күпләрнең күңеленә хуш килер. «Ялкын» җитди сөйләшүләрдән дә курыкмый. Февраль санында, мәсәлән, уртача авырлыктагы җинаять кылган яшүсмерләрне вакытлыча тоту үзәге эшчәнлеге турында язма, шунда тәрбияләнә торган балалар белән әңгәмә укырга укырга мөмкин булачак. Татар теле язмышы һәм укытучылар тормышы да «Ялкын» журналы өчен мөһим темалардан санала. Шуңа күрә февраль санында «Укытучы язмалары» рубрикасы кабат журнал битләренә кайтты. «Ялкын»ның февраль санында укучыларны, традицион «Кызыклы фән», «Медлайфхак», «Шоу-биз», «Дин» рубрикаларыннан тыш, башка бик күп язмалар көтә. Күптән түгел генә журнал битләренә кире кайтарылган «Оялчан алма» рубрикасы укучыларга гына түгел, әти-әниләргә дә киңәш рәвешен алды. Психолог, белгечләр, ата-аналар һәм балалар үзләре төрле авыр ситуацияләрдән чыгу юлы табарга булышачак. Юбилей саны булгач, яраткан укучыларыбызның иҗатларына да зуррак урын бирергә булдык. «Ялкын»ның февраль санында Кукмара районы Түбән Өскебаш авылы мәктәбенең горурлыгы булган Марат Исмәгыйлев турында язма күрә алырсыз. Ләйсән Абдрахманованың «Әфганстан – йөрәк ярасы» язмасы да күпләрнең күңел кылларын тетрәтер. 21нче февраль Туган тел көне. Шул хөрмәткә күптәнге авторыбыз Алия Гафурованыд «Туган телнең туган көне!» исемле язмасы белән танышырга тәкъдим итәбез. Динә Нәҗметдинованың «Ә сезнең «балачакның исе» нинди?», Ләйлә Гатинаның «Башкалар түләгәнгә, син телефонлы буласың!» язмалары язмалары тормыш тәҗрибәсенә нигезләнә. Аяз Әһлиуллинның «Телгә мәхәббәт хәрефтән башлана» һәм Лилия Хамматованың «Янәшәдә яшәүче йолдызлар» язмалары исә бүгенге яшьләрнең көнкүреше белән якыннанрак танышырга ярдәм итәр.