Логотип Идель
Саннар

ФЕВРАЛЬ 2018

21 февраля 2018 ФЕВРАЛЬ 2018

Ярый, буранлы көннәрне уздырдык, әкренләп язны каршыларга әзерләнә башладык бугай. “Ялкын” журналы редакциясе, мәсәлән, язны үзгәрешләр белән каршылый: күчендек әле менә. Татмедиа бинасының 8нче катыннан Казан карап арыдык та, тыныч тормыш белән яши торган Академическая урамына килдек. “Ялкын”лылар белән чәй эчәсегез килсә, кунакка килегез. Ә әлегә журналыбызның яңа санын укый торыгыз. Журналның бу санында сине булачак генераллар белән очрашу көтә. Кызлар, чәчләрегезне матур итеп тарагыз, ирен буяу мәҗбүри түгел. Булачак генерал, ә әлегә суворовчы егетләр, матурдан бигрәк, акыллы кызларга игътибар итәләр. Февраль Муса Җәлилнең туган көне белән истәлекле. “Ялкын” редакциясе өчен бигрәк тә. Ник дисәгез, “Ялкын” журналының барлыкка килүенә Муса абый сәбәпче бит. Әйдә, бергәләп шәхесебезне туган көне белән котлыйбыз. 23нче февраль турында да онытырга ярамый. Әтиләргә, бабайларга, егетләргә бүләкләр әзерләдегезме әле? Юк икән, “Йолдызлы киңәш” рубрикасы ярдәмгә килер сиңа. Иҗат кешеләре бик үзенчәлекле була дигәнне ишеткәнем бар иде, әлбәттә. Тик менә фатирны фотоаппаратка алмаштырган кешене белми идем әле. Әгәр бу сүзләр синдә кызыксыну уятса, ач тизрәк 8нче битне. Һавада – яз исе. Ә уйда – яз белән бергә киләчәк бакча эшләре. Башта бәрәңге утыртасы, аннары чүп утыйсы инде... Дустым, ә син чүп утаганда нәрсә эшлисең? Менә мин музыка кабызып куярга, йә булмаса, үзем кычкырып җырларга яратам. Ә менә Зилә апа Сабитова чүп утаганда, букет ясый торган кызлар белән танышкан. Ләкин мин ул кызлар букетны нәрсәдән ясавын гына аңлап бетермәдем. Укы әле шул мәкаләне, аннары миңа да аңлатырсың, яме? Мин мәктәптә укыган елларда, әйе-әйе, буем бәләкәй булса да, мин инде мәктәп укучысы түгел, зур егет мин хәзер. Нәрсәдә калдым әле?! Әһә, менә мин мәктәптә укыган елларда мантуга су тидерсәң, манту шешә икән дигән миф йөри иде. Ничек уйлыйсың: дөресме икән? Ну, әгәр җавабын белмәсәң, “МедЛайфХак” рубрикасын ачып укы. Анда төп-төгәл, дөп-дөрес җавап бар. Сөйли башласаң, “Ялкын”ның бөтен эчтәлеген сөйләп бетерә алам. Аннары кызыгы да калмас тагын. Шуңа күрә бу урында туктыйм. Ә син, дустым, тизрәк “Ялкын” журналын укы һәм безгә чәйгә кил. Сәлам белән, дустың Чаткы Ялкынлы Пе.Си. Дустым, тукта, тукта, китмә. Вкладканы ябарга өлгерерсең. Бер тәкъдимемне әйтеп калыйм әле. Әйдә, бу айда кемнең язмасы күбрәк ошады дигән сорауга җавап бирәбез?! Түбәндәге сораштыруда катнаш. Айның иң шәп авторын билгелик! [poll id="5"] "Ялкын" сайтында февраль санының иң яхшы язмасын сайладык. Тавыш бирүдә 800дән артык кеше катнашты? Безнең актив авторыбыз Алинә Нямаеваның мәкаләсе иң-иңе дип табылды. Котлыйбыз, Алинә?? #ялкын #ялкынжурналы #журналялкын #молодежьказани #молодежьтатарстана #казань