Логотип Идель
Саннар

АВГУСТ 2020

05 августа 2020 АВГУСТ 2020

Быел артык озын тоелган яздан соң җәйне ничек көтеп алганны әле хәтерлисеңдер! Хәтерләмичә?! Яңа гына килеп җитте бит әле ул! Һәм...менә узып та бара икән. Кулларыбызда инде август саны! Ә тышлыктан күпләрегезгә таныш авторыбыз Айзилә Абдрахманова серле елмая. Ул «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы уздыра торган II Бөтенроссия укучы кызлар бәйгесендә Гран-прига лаек булды! Милләтебез, телебез, милли ризыкларыбыз, бизәкләребез турында да, бу ел онлайн форматта узарга мәҗбүр булган бәйге хакында да сөйләштек Айзилә белән. Әңгәмәне, һәрвакыттагыча, 4-5 битләрдән табарга була.

«Җәй узып бара» дидек тә, уйга калдык. Әле бит бу җәйдә рәхәтләнеп бер табигатькә дә чыкмадык. Кайчан гына җитешергә инде? Әәә, менә 6 биттә Рүзәл Шәрипов язмасы бар икән. Экспресс-ял өчен менә дигән вариант тәкъдим итә ул. Укы һәм рәхәтләнеп куллан!

«Ялкын»ны «Лимон»сыз, «Лимон»ны «Ялкын»сыз күз алдына да китереп булмый инде хәзер. Гүзәл Закирова 7 биткә янә бер уч яңалык җыйган. Күпкә китсә, әче шул!

«Бисквит пешерергә яратмаучы кондитерлар бармы икән ул дөньяда?» дип уйланганың бар идеме? Минем юк, әмма Илүзә Нургалиева исемле бисквит пешерергә яратмаучы кыз дөньяда чынлап та бар икән. Актанышта яши, ди. Аның хакында күбрәк беләсең, шәп бисквит пешерергә өйрәнәсең килсә, 10-11 битләргә күз сал!

Чит кеше көндәлеген укырга яратасыңмы? Укыганың юк? Хи! Әйдә, бергә укыйбыз! Әле гадине дә түгел, ә сәлкеш көндәлеген! Читенсенмә инде, Ильвина Шәйхуллина аны безгә үзе укыта!

Уфология турында син ниләр беләсең? Юк-юк, Уфа шәһәренә бер катышы да юк аның. Айдар Шәйхин безне бу санда  чит планета затларының әле бер тапкыр да бездә кунак булмауларына ышандырырга тырыша. 16-17 битләрне укып, моңа үзең дә инана аласың. 

 «Фәрхәт һәм Фәрхәд» проектын хәтерлисеңдер? Менә шуның Фәрхәтеннән...әй, юк ла инде... Ислам Вәлиевтан Зилә Сабитова интервью алды бит әле. (Без аны YouTube каналыбызга да элдек, кереп кара!) Постердан да елмая ул! Мalsi Music хакында күбрәк беләсең, аның иҗаты белән танышасың килсә, 22-23 битләрне укы.

Соңгы вакытта TikTok аеруча популярлашты. (Сүз уңаеннан, анда хәзер «Ялкын»да теркәлде, видеоларны карап барасыңмы?) Әмма YouTubeка барыбер тиңнәр юк кебек... Кайсысы заманчарак һәм кызыклырак? Бу хакта Алсу Касыймова белеште. Язманы 26-27 битләрдән табарга мөмкин.

Күбебез дәфтәр читенә рәсемнәр сырлап утырабыз инде. Ә менә нейрографика ярдәмендә проблемалардан котылып булганын әле күпләр белми дә торгандыр. 36-37 битләрдә Резидә Әлмиева безне бу серле ысул белән таныштыра. Йә әле, күнегүләрне син дә башкарып кара!

Шигырьләргә сусадыңмы? Бу санда алар бигрәк тә күп! 42-43 битләрдән дә, 48 биттән дә таба аласың аларны! Укы, хислән, ләззәтлән һәм илһам ал. Үзең дә яз, безгә дә юлла. Ә без сезнең иҗат җимешләрен бик көтәбез!

Кыскача, менә шулар. Тагын әллә никадәр кызыклы язмалар бар әле бу санда. Таныш һәм фикерләрең белән бүлеш!