Логотип Идель
Саннар

АВГУСТ 2019

23 августа 2019 АВГУСТ 2019

Таң калдыра торган 6 язма

Август кыздыра. Җәй буе болыт арасыннан чыгып күренмәгән кояш та калган көннәрен «отрабатывает». Рәхәт. Тик табигать кенә түгел, «Ялкын» да кыздыра бу җәйне. Ышанмасаң, август санын ачып кара.

Журналның беренче битендә үк сине Мәгариф һәм фән министры Рафис Тимерхан улы Борһанов үзе каршылый.

Әйдә, кыскача күзәтү ясыйбыз, һәм мин сиңа иң шәп 6 язманы атыйм. Калган язмалар тагын да шәбрәк. Чөнки башкача була алмый. Алайса ни өчен нәкъ менә шушы 6 язма соң, дип баш ватасыңмы? Чөнки аларны «Ялкын»лы авторлар – кызлар-егетләр үзләре яздылар.

Киттек!

2нче бит: «Күңелләребез тыныч булсын!», Гөлия Яруллина язмасы.

12-13нче битләр: «Girls are power», Айназ Сөләйманова язмасы.

14нче бит: «Аязучанмы? Болытлымы?», Динә Нәҗметдинова язмасы.

20-21нче битләр: «Студентлар шәһәрендә ниләр бар?», Резидә Әлмиева язмасы.

28нче бит: «Арчаның киләчәге хәл ителә». Талия Төхфәтуллина язмасы.

40нчы бит: «Биючегә сүз әйтмәгез», Илзия Нәҗипова.

Кереп укып чык әле, ни диярсең икән?! Язмалар шәп бит, дөрестән дә?!

Тукта, тукта, ай саен чыга торган рубрикалар юкмени, дип аптырарга ашыкма. Август санында да сине «Медлайфхак», «Спорт», «Кызыклы фән», «Сәләт», «Оялчан алма» һәм «Дин» рубрикалары көтә. Темалары кызыклы, четерекле һәм бик файдалы.

Август санын үзенчәлекле итә торган тагын берничә язма бар әле. Казан шәһәре башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Рүзәл улы Һидиятов белән, мәсәлән, Казан мәктәпләре һәм аларның гомуми халәте, укытучыларның тормышы турында сөйләштек. «Укытучының кәгазь эшен киметергә кирәк!» Бу сүзләрне кем әйткән дип уйлыйсыз? Җавабын беләсәгез килсә, 8-9нчы битләрне ачып карый аласыз. Август саны булгач, абитуриентларны да кайгыртмый булдыра алмадык. Шуңа күрә иртәгәсе студентларга киңәшләр әзерләдек. Киңәшләр бик четерекле темага үсеп чыкты. Сиңа да кызыклы булырга тиеш. 16-17нче битләрне ачып кара әле. Август санын үзенчәлекле итә торган тагын бер язма «Хыялымдагы мәктәп» дип атала. Казанның 10 иң шәп мәктәбенә күзәтү ясадык. Бәлки син дә шул мәктәпләрнең берсендә укырга хыялланасыңдыр?!

Кыскасы, бик үзенчәлекле «Ялкын»ның август саны. Ошаса, хәбәр сал. Киләсе ай санын тагын да тырышыбрак эшләрбез ;-)

Чаткы Ялкынлы