Логотип Идель
Саннар

АВГУСТ 2017

22 августа 2017 АВГУСТ 2017

"Ура! Ниһаять, яраткан журналыбызның яңа саны дөнья күрде!" диючеләр күбәйгәннән күбәя, дуслар! Чыннан да, "Ялкын"ның һәр санын укучыларыбыз түземсезләнеп көтә. Ай буе зарыгып көтеп алган әйбер бик кадерле була шул: бер сулышта укып чыксаң да, бераздан язмаларны кат-кат карап чыгасың. Аннары: "Киләсе санда нинди темалар булачак икән?!" дип баш вата башлыйбыз. Дөресме? /Сер итеп кенә әйтәбез: киләсе санда сезне сюрприз көтә! "Ялкын"ның сентябрь саны турында хыяллана башласагыз була, дуслар! Сиңа киләсе уку елын күңелле вакыйгалардан башларга ярдәм итми булдыра алмадык, дустым!/ Әлегә август санына кайтыйк. Сизелмичә дә узып барган бу җәйнең соңгы саны бит ул. Эх, кая ашыга бу вакыт... Әле бит җиләк ашадык кына, гөмбә бераз җыйдык, су коену һәм кояшта кызыну гел җитми инде ул. Походка барасы калды бит әле. Походка бер тапкыр барып карамаган булсаң, "Ялкын" сиңа ярдәмгә килә. "Мин куркам!", "Нишлим инде анда?!", "Үзем белән ни алыйм?" дигән мең төрле сорау белән башыңны катырма - безнең язманы укып чыгу гына да җитә. Бер-ике көнлек походлар өчен маршрутлар да таба аласың әле бу санда. Күптән түгел редакциябез почтасына журналыбызны укучы бер кыздан хат килеп төште. Селфиларының уңышсыз килеп чыгуыннан зарлана ул. Сез дә башкаларның "кәртинкә" кебек селфиларын карап шаккатасызмы? "Ялкын" матур селфи ясау серләрен ача бу юлы. Тышта - август. Күп кенә дару үләннәрен җыярга соңарсак та, әле байтак кына төрләрен әзерләп куярга өлгерәбез икән. Бәрелә-сугыла даруханәгә чабучылардан булсаң да - укып кара әле. Авыруны "химия" ашамыйча да, табигать үзе биргән дару белән дә дәвалап була бит! Бу темалар журналда язылганнарның бик азы гына, кадерле укучыбыз. Август санын кулга "төшеререгә" ашык! Дуслар, очрашу мизгелләрен арттырыйк: ай саен, көн саен, тәүлек буе элемтәдә булыйк! Көндәлек тормышыгыз, яраткан шөгыльләрегез, кызыклы хәбәрләрегез турында беләсебез килә. Фотолар һәм видеоларыгыз белән тулыландырсагыз - тагын да яхшы. Без аларны сайтыбызга урнаштырачакбыз. Язмаларыгыз, бәлки, журналда да урын алыр әле! Электрон почта: yalkin@bk.ru ВКонтакте: https://vk.com/yalkyn Твиттер: https://twitter.com/yalkinchik Facebook: https://www.facebook.com/yalkyn/ Инстаграм: https://www.instagram.com/yalkin_zhurnali/