Логотип Идель
Саннар

АПРЕЛЬ 2020

03 апреля 2020 АПРЕЛЬ 2020

Апрель кояшы тәрәзә аша урамга чакыра. Әмма...чыгарга ярамый. Өйдә «Ялкын» укып утыра торган гына көннәр. Апрель саны да дөнья күрде менә. Әйдәгез, бергәләп күзәтү ясыйк!

Тышлыктан сезгә карап торучы егетне күпләрегез танып та алгандыр. Ник дигәндә безнең You Tube каналда аның белән видео инде чыккан иде. Әйе, күршесен ут эченнән алып чыгып, гомерен саклап калган Фларид Садриев бу! Үзенә 14 яшь кенә булса да, менә шундый зур батырлык кылып өлгергән егет. Фларид һәм аның белән булган бу вакыйга турында тулырак беләсең килсә, 4-5 битләрдәге әңгәмәне укып чык. 

8-9 битләрдә яшь фотограф Индира Гайнетдинова белән таныша аласыз. Ул үзенең фотография белән ничек мавыга башлавын, фотографка «Интернет» дигән зур океанда үзен ничек акула кебек хис итеп булу серләрен ача.

10-11 битләрдә Резидә Әлмиева яшь композитор Азат Гыймадиев язган музыканы тыңлый-тыңлый аның белән әңгәмәне укып, илһам җыярга чакыра.     

12-13 битләрдә You Tube каналыбызда чыгып баручы «Лимон» проектының басма версиясе! Цитрус артык булмый ул, бигрәк тә пандемия чорында. Кәефеңне күтәреп, Гүзәл Закирова әзерләгән яңалыклар белән танышып чык!

Галәмгә кем хуҗа булыр? Бу сорауга җавапны Айдар Шәйхин язмасыннан эзлә. Ул журналның 16-17 битләрендә урын алды.

ВИЧ турында декабрь санында бер язган идек инде. Әмма кабат бу темага алынырга булдык. Юкка түгел, чөнки 2020 елның 1 мартына ТРның төрле район-шәһәрләрендә ВИЧ инфекцияле 18 яше тулмаган 100 бала теркәлгән. Күп очракта (66%) ул җенси юл аша йога. Алинә Минневәлиеваның 18-19 битләрдә урын алган язмасы һәркем өчен файдалы булачак.

22-23 битләрдә Gauga төркеме солисты, музыкант Оскар Юнысов белән әңгәмә укый аласыз. Оскар ни өчен телевизор белән үбешкән, кызлар аның өчен ник һаман өченче урында? Бу һәм башка сорауларга җавапны беләсегез килсә, әңгәмәне укымый калмагыз! Ә постерда исә Gauga төркемен исә Илназ Мөхәрләмов объективы аша күрә аласыз!   

26-27 битләрдә Айназ Сөләйманова мәктәпне тәмамлаучы җиде юл чатында торучыларга дәшә. «Gap year – тормыш мәктәбе» язмасын укып, бәлки син дә сорауларыңа җавап табарсың.

Күптән түгел Әлфинур Әхмәтшина кызыклы тәҗрибә уздырып карады – бер атна бары тик татарча гына сөйләшергә тырышты. Тәҗрибәнең ничек узуы, нәтиҗәләре хакында ул «Ялкын»га да язды. Әлфинурның язмасын 38-39 битләрдән табып укыгыз.

Гел моңаеп ятарга димәгән! 42-43 битләргә күз салыгыз әле. Анда «Татарча мемнар бәйгесе»нә килгән эшләрнең бер өлешен сезнең игътибарга тәкъдим иттек.

Ильвира Галимуллина иҗаты да сезне битараф калдырмас. Аның шигырьләре аша шәһәр шавын ишетергә, каһвә тәмен тоярга, яз һавасын сизәргә мөмкин. Өйдә чыгарга ярамаган көннәрдә шулай шигырь аркылы гына тоеп торыйк инде аларны.

Май санын берәр матур паркта дуслар белән бергә җыелышып укырга насыйп булыр дигән өметтә,

Сезнең Чаткыгыз.